Иркә - Бэхетле булыр иден текст песни
На странице представлен текст песни «Бэхетле булыр иден» из альбома «Янадан тудым» группы Иркә.
Текст песни
Нигә инде, уйламыйча,
Үпкәләтәсең мине?
Читләшергә, уйланырга
Мәҗбүр итәсең инде.
Берәүне дә яратмыйсың,
Яратсаң, уйлар идең.
Син яратып яши алсаң,
Бәхетле булыр идем.
Син бит, минем уйлавымча,
Җуйгансың хәтереңне,
Бер-берне дә уйламыйча,
Үткәреп гомереңне.
Берәүне дә яратмыйсың,
Яратсаң, уйлар идең.
Син яратып яши алсаң,
Бәхетле булыр идем.
Яшәвеңне яратмыйча,
Җуйма син кадереңне.
Әверелдер гөлбакчага
Алдагы гомереңне.
Берәүне дә яратмыйсың,
Яратсаң, уйлар идең.
Син яратып яши алсаң,
Бәхетле булыр идем.