Гузель Уразова - Кук сирень текст песни
На странице представлен текст песни «Кук сирень» из альбома «Бэхетле итэ алдын» группы Гузель Уразова.
Текст песни
Р. Әсхәдуллин көе,
Н. Тукмачов сүз.
Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирин.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.
Кушымта:
Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиринемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?
Зәмзәм суын салкын диләр —
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең -
Кайтып караганың юк.
Кушымта.
Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!
Кушымта.