Габдельфат Сафин - Мин нишлэдем текст песни

На странице представлен текст песни «Мин нишлэдем» из альбома «Саумы, Казан! Саумы Татар иле!» группы Габдельфат Сафин.

Текст песни

Без танышкан чишмә юлына
Рәсмең тотып чыгам кулыма.
Күкрәгемә кысам рәсмеңне,
Иреннәрем әйтә исмеңне.
Чык кунган тәүге сукмак буйлап,
Ямансу атлыйм сине уйлап.
Җиргә тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?
Безне сыендырган карт имән
Сусап күл өстенә иелгән.
Юксынгандыр ул да дусларын,
Сагынадыр безне кичләрен.
Ялгыз имән төсле ялгызым,
Күл янына килеп утырдым.
Күлгә тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?
Күлдә айның моңсу шәүләсе,
Килә анда сине күрәсе.
Күл төбедәй зәңгәр күзләрең
Ай нурында күпме эзләдем.
Күрәм айда синең йөзеңне,
Ала алмыйм айдан күземне.
Айга тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?