Фирдус Тямаев - Соям жаным текст песни
На странице представлен текст песни «Соям жаным» из альбома «Танцеваль альбом» группы Фирдус Тямаев.
Текст песни
«Сөясеңме» дип сорыйсың
Сине ничек сөймим мин
Күзләреңнең карашлары
Якты йолдызларга тиң
Кушымта:
Сөям җаным, өзелеп сөям
Сөю бар ул дөньяда.
Ышан, җаным, син булмасаң
Авыр миңа бу дөньяда
«Сөясеңме» дип сорыйсың
Сөйми ничек түзим соң
Тормыш күлен синнән башка,
Ялгыз ничек йөзим соң
(Кушымта)
Алсу йөзләрең охшаган
Күктәге нурлы айга
«Сөясеңме» дип сорама
Аңлыйсыңдыр болай да.
(Кушымта)