Салават Фатхетдинов - Мин яратам сине, Татарстан текст песни

На странице представлен текст песни «Мин яратам сине, Татарстан» из альбома «Салаватта кунакта 19 сезон» группы Салават Фатхетдинов.

Текст песни

Мин яратам сине, Татарстан
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.

Алдаштырган урманнарың өчен,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.

Мин яратам гүзәл Чаллы ягы,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ