Иркә - Ни булды текст песни
На странице представлен текст песни «Ни булды» из альбома «Бэхетле булыр иден» группы Иркә.
Текст песни
Ярсыган йөрәгем кыллары
Аяныч хәлендә елады
Җанымның кайтаваз моңнары
Юаныч, таяныч юллады
Ни булды? Ни булды? Ни булды?
Җанымда шул сорау тынмады
Дөньяга яңа бер моң туды
Йөрәгем, йөрәгем үз-үзен тыңлады
Ярсыды, елады, юллады
Томаннан бәхете юлларын
Сынмады йөрәгем кыллары
Алда дип җырлыйсы елларым
Ни булды? Ни булды? Ни булды?
Җанымда шул сорау тынмады
Дөньяга яңа бер моң туды
Йөрәгем, йөрәгем үз-үзен тыңлады
Тынмыйча йөрәгем җырлары
Нур бирер кояшын чакырды
Томанны таратты нурлары
Бәхетем юллары ачылды
Ни булды? Ни булды? Ни булды?
Җанымда шул сорау тынмады
Дөньяга яңа бер моң туды
Йөрәгем, йөрәгем үз-үзен тыңлады