Ильдар Хакимов - Ислэренэ тошэрмен бер текст песни

На странице представлен текст песни «Ислэренэ тошэрмен бер» из альбома «Очрашу мизгеле» группы Ильдар Хакимов.

Текст песни

Уянып китәрсең дә бер
Төшләреңә мин кереп,
Өзгәләнер үзәкләрең.
Ни югалтканыңны белгәч,
Туя алмассың үкенеп.
Кушымта:
Исләреңә төшәрмен бер,
Йөрәгең янар әле.
Мәхәббәтем сиңа шулай
Юлларын табар әле.
Исләреңә төшәрмен бер,
Җырларымны тыңларсың,
Өзгәләнер үзәкләрең.
Кешегә сиздермәсәң дә,
Җаның белән еларсың.
Кушымта.
Эзләп китәрсең таңнарда
Бергә йөргән эзләрне,
Өзгәләнер үзәкләрең.
Кире кайтара алмассың
Миңа әйткән сүзләрне.