Айдар Тимербаев - Кем син текст песни
На странице представлен текст песни «Кем син» из альбома «Кагылма кеше ярына» группы Айдар Тимербаев.
Текст песни
Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың…
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.
Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм…
«Яратам», -дип әйтергә теләмим,
«Яратмыйм" — дип тә әйтә алмыйм…
Тикшермисең, гаеп эзләмисең,
Үпкәләмисеңме син?
Ләкин үзең минем хәлләремне
Әйтмәсәң дә беләсең…
Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм…
«Яратам», -дип әйтергә теләмим,
«Яратмыйм" — дип тә әйтә алмыйм…
Парлылар да көнләшәләр иде,
Йөрәгебез тулмады.
Буш вәгъдәләр биреп бер-беребезне
Алдап йөргән булмады.
Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм…
«Яратам», -дип әйтергә теләмим,
«Яратмыйм" — дип тә әйтә алмыйм…
«Яратмыйм" — дип тә әйтә алмыйм…
Кем син?