Айфара - Тулган ай текст песни
На странице представлен текст песни «Тулган ай» из альбома «Сина» группы Айфара.
Текст песни
Елгалар актылар ташып
Ай булды сөюгә шахит
Ана ачтым мин йөрәк серемне
Вәгъдәләр биреп гомергә
Бик бәхетле идек, нигә
Югалттым иркәм мин сине.
Төшләремә зинхар кермә
Минем хисләремнән көлмә
Ялгыз яшәве авыр, сак-соктай
Югалдың син Зөхрә кыздай
Ник шаяртты язмыш болай
Күктә йөзә бары тик тулган ай.
Ай хәзер минем сердәшем
Син диеп аңа эндәшәм
Көтәм хаман да сине кадерлем
Кичер син минем ялгышны
Сынамыйк бәгърем язмышны
Белик бу тормыш кадерен.
Күңлемне зинхар аңла
Көтәм мин сине хаман да Соям сине әле дә яратам
Яшәве бик авыр болай
Түземлек бир миңа Ходай
Таяныч бул үтенәм тулган ай Парсыз калган аккош кебек
Бер ялгызым инде буген
Синсез ничек мин хәзер яшәрмен
Син инде минеке түгел
Шуңа әрни, сыкрый күңел
Шуңадыр тама яшлэрем.
һәм кемнәрдер әле яши
Кая куим ялгыз башым
Соңгы таянычым син, тулган ай
Күңелем нәкъ салкын боздай
Ал үзеңэ Зөхрә кыздай
Сыендыр кочагыңа тулган ай Яшәве бик авыр болай
Түземлек бир миңа Ходай
Таяныч бул үтенәм тулган ай
